“Шатлык” приюты карамагындагылар оригами техникасын

2017 елның 1 декабре, җомга

«Шатлык» приютында балалар “Кәгазьдән тылсымнар” дигән түгәрәккә йөриләр. Җитәкчесе Галимзянова Л.М. белән бергә түгәрәктә алар оригами техникасын үзләштерәләр.

Анда балаларга үрнәкләр ясау техникасы һәм ысулы күрсәтелә. Эш барышында алар эзлеклелек һәм тәртип урнаштырырга өйрәнәләр. Шулай ук биремнең үтәлеш ысулы карала, һәркем үз өлешен кертә, сәләтен һәм мөстәкыйллеген күрсәтә. Ахырда эшләрнең сыйфатына анализ ясала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International