Минзәлә интернат-йортында Инвалидлар Декадасы старт алды

2017 елның 1 декабре, җомга

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Инвалидлар Декадасын ачу тантанасы булды. Концерт программасы кысаларында район мәдәният сарае иҗат коллективы чыгыш ясады.

Чара Минзәлә муниципаль районы башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, социаль мәсьәләләр буенча башлыгының урынбасары Нэля Бикеева, социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясниковой, интернат-йорт директоры Ирина Исмәгыйлеваның чыгышы белән башланды.

Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, Халыкара инвалидлар көне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар җәлеп итүче дата булып тора.

Учреждение директоры Ирина Исмәгыйлева билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә интернат-йортта 28 инвалид яши. Аларга медицина, психологик, социаль-педагогик, көнкүреш, хокукый хезмәтләр күрсәтелә.

Инвалидлар Декадасы кысаларында интернат–йортта атна дәвамында төрле чаралар үткәреләчәк, анда Минзәлә районы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International