Балалар арасында хокук бозуларны кисәтү, балигъ булмаганнарда хокукый мәдәният формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге юрисконсульты Светлана Михайлова 25 бала өчен хокукый дәрес үткәрде.
Чараның максаты булып хокук һәм җаваплылык асылын билгеләү, шулай ук балигъ булмаганнарның төп хокукларын искә төшерү торды.
Чара башында киңәшче балалар белән кечкенә генә сораштыру үткәрде. Аннары хокукый лектория кысаларында Светлана Михайлова катнашучыларга балаларның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат җиткерде.