Әлмәт мәшгульлек үзәге эш урыннарын җиһазландыру өчен бүлеп бирелгән бюджет акчаларын максатчан куллануны тикшерү максаты белән "СМП-Нефтегаз" АҖенә барды.
"СМП-Нефтегаз" АҖ кухня эшчесе эш урынын җихазландырды. Әлеге эш урынына (балачактан) икенче төркем инвалидлыгы булган хатын-кыз эшкә урнаштырылган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча "СМП-Нефтегаз" АҖ эш белән тәэмин итү үзәге комиссиясенең уңай бәяләмәсен алды.