Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәре «Сфера-Трейдинг» ҖЧҖ 56 хезмәткәренә 515,2 мең сум күләмендә өлешчә хезмәт хакы бурычын кайтарды. Шулай ук, Чистай районы «Джукетау » ҖЧҖ 240 хезмәткәренә 9005,5 мең сум күләмендә бурычын түләде.
Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.