#ЩедрыйВторник халыкара хәйрия хәрәкәте кысаларында Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль тәэмин итү бүлегендә "Чистое небо" отряды волонтерлары белән берлектә "Кайгырту" дигән акция үткәрде.
Социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның фатирларын җыештырды.