Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Гөлнара Бениньа төрле категория гаиләләрдән балигъ булмаган балалар белән лекотекада практик дәрес үткәрде.
Чара балалар белән бәйләнеш билгеләү, лекотека һәм уенчыклар белән танышуга юнәлтелгән иде. Дәрес барышында балалар"Монополия" интеллектуаль уенын уйнадылар.