"Яхшылык өләш" акциясе кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының "Алтын яшь" активистлары отряды Балалар йортында булдылар.
ТАССРга 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында музыкаль-тематик чара оештырылды.
Шулай ук, Әниләр Көненә багышланган концерты белән интернатка профсоюз әгъзалары, студентлар килде. Бу көннәрдә бик күп җылы сүзләр, җырлар, шигырьләр, котлаулар яңгырады.
#Щедрый вторник кампаниясе кысаларында "Алтын яшь" активистлары отряды"Кошлар ашханәсе" дигән акция үткәрде. Александровский паркында һәм учреждение территориясендә кошлар өчен җимлекләр куелды.
29 ноябрь көнне "Мин һәм сәламәт яшәү рәвеше!" дигән чара узды. Җыелучыларга тагын бер тапкыр сәламәтлек турында хәбәр иттеләр. Шәфкать туташы төрле күнегүләр күрсәтте.