Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балалар тернәкләндерү үзәгендә әниләр көненә багышлап “Әниемә бүләк” дип исемләнгән музыкаль – күңел ачу чарасы үткәрелде.
Чарага барлык әниләрне, әбиләрне чакырдылар, балалар аларга җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, “Шалкан” әкиятен яңача үзгәртеп куйдылар. Шулай ук балалар белән берлектә әниләр уеннарда катнаштылар. Чара ахырында директор урынбасары Наталия Сергеева әниләрне бәйрәм белән котлап матур теләкләрен җиткерде.
Музыка белгече Ләйсән Галиева әйтүенчә, мондый чаралар әниләргә карата мәхәббәт , хөрмәт тәрбияли, балаларның сәләтләрен күрсәтергә ярдәм итә.