Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә тернәкләнүчеләр өчен “Юмарт Сишәмбе” акциясе кысасында 13нче балалар сәнгать мәктәбе педагоглары әниләр бәйрәменә багышланган мастер-класс үткәрде.
Балалар кызыксынып әниләре өчен кәржин ясадылар. Авырырак бирелә торган балаларга әти-әниләре булыштылар. Мастер-класс азагында фотога төштеләр, баллы кучтәнәчләр белән сыйландылар.