Чирмешән районында яңа акция старт алды

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

2017 елның 29 ноябрендә социаль эшләр буенча белгеч Микушова Галина спонсорлар Ахметшина Римма һәм Маркелова Галина белән берлектә тәбрикләүләр белән Ниятов Рахманга бардылар.

Рахманның 27 ноябрь көнне туган көне булды. Белгеләр яңа акция «Котлыйбыз туган көн белән”кысалары тарафыннан малайны котларга булы. Бала өчен котлау сузләре көтелмәгән булды. Балага да әти- әниләренә дә үзебезнең котлау ниятен сер итеп сакладык. МДЦ да үткән бәйрәмгә дә алар килә алмаган иделәр.

Ахметшина Римма матур һәм тәмле торт пешерде. Маркелова Галина тутырылган шарлардан композиция ясады.

Мөмкинлек буенча шундый акция тагын булачак. Без һәр ай саен мөмкинлекләре чикле булган балаларны сайлап, туган көне белән котлар өчен өенә барачакбыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International