“Өмет чаткысы” үзәгендә әхлакый тәрбиягә зур игътибар бирәләр

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә  дәваланучы балалар  әти-әниләре  һәм белгечләр белән берлектә  мәчеттә экскурсиядә булдылар.  Бу экскурсиянең максаты – әйләнә-тирәне танып белү нигезендә дини-әхлакый, патриотик тәрбия бирү, балаларда сабыр булу, гафу итә белү, бер-берең белән дус-тату булу, шәфкатьлелек , мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар булдыру.  Хәзрәт балаларны мәчеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, иманлы булунын кыйммәте, начар гадәтләрнең зыяны турында  вәгазь  сөйләде, намаз укыды. Балалар аның артыннан хәрәкәтләрне бик теләп кабатладылар. Мәчеттән киткәндә һәр кеше үзе белән яхшы кәеф, ниндидер бер сихри тынычлану алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International