30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Репрессия корбаннары, рәсми чыганакларга караганда, 10 млннан артып киткән.
Әлмәт җирлегендә репрессия корбаннарын Хәтер мәйданында искә алдылар. Бүген уздырылган чарада район җитәкчелеге, министрлыклар ведомстволары һәм идарә башлыклары, сәяси репрессия корбаннары, хезмәт ветераннары, укучылар катнашты.