Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" социаль приюты карамагындагы иң кечкенә тәрбияләнүчеләре өчен традицион булмаган рәсем ясау техникасын кулланып чара уздырылды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар рәсем ясарга бик ярата, кисточка яки карандаш ярдәмендә алар төрле рәсемнәр сурәтли. Балалар белән эштә яфраклар белән рәсем ясау техникасы кулланылды.
Иң мөһиме, әлеге техника бармак моторикасын актив рәвештә үстерә.