Кайбыч "Өмет" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре кечкенә бала тәрбияләнә торган гаиләдә яшәү урыны буенча консультатив чара оештырды.
Билгеләп үтелгәнчә, балалар тәрбияләүдә мөһим элемент булып дөрес оештырылган көн режимы тора. Шуңа күрә үзәк белгечләре баланың әнисе белән хезмәт һәм ялны оештырырга өйрәнде.
Социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире Г. Р. Галиуллина сөйләвенчә, әнидә көн режимы формалашты.