"Сәламәтлек әлифбасы" дәресләр курсы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгече Әлфия Байкова төркемле дәрес үткәрде. Чарада социаль ярдәм алучы 8-13 яшьлек 12 бала катнашты.
Дәрес башында белгеч балаларга сорауларга җавап бирергә тәкъдим ясады: Нәрсә ул артык ялыгу? Ни өчен көн режимы кирәк? Ни өчен зарядка ясарга кирәк?
Дәрес ахырында балалар ешрак музыкотерапия кулланып дәресләр үткәрергә теләк белдерде.