Республика буенча хезмәт хакы бурычының гомуми саны бүгенге көндә 9481,5 мең сумга кимеде

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Республика буенча хезмәт хакы бурычының гомуми саны бүгенге көндә 9481,5 мең сумга кимегән. Нәкъ менә шундый сумманы 2 республика предприятиясе 213 хезмәткәренә түләгән.

Шулай итеп, үз эшчәнлеген төзелеш өлкәсендә алып барган «КамГэс-СтройГрад» ҖЧҖ 193 хезмәткәренә 9156,3 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.

Моннан тыш, Азнакай районы “Стярле” ҖЧҖ 20 хезмәткәренә 325,2 мең сум күләмендә бурычын түләде.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International