Әлмәт муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбрикләү уңышлы дәвам итә.
16 октябрьдә Бөек Ватан сугышы ветераны Трофимова Анна Васильевнаны 93 яше белән хөрмәтләделәр. Юбилярны котларга шәһәр ветераннар Советынан, социаль яклау идарәсеннән, Трофимованың лаеклы ялга чыккан эш урыныннан - "Татнефть-охрана" ҖЧҖ дә килгәннәр иде.