"Клуб именинников" программасы кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Эльмира Гарафутдинова һәм Йолдыз Вафина күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен кафеда Хәйрия төшке ашы оештырды.
"Төшке аш барышында күңелле уеннар оештырылды һәм бүләкләр тапшырылды. Бу көн балалар өчен чын бәйрәм булды. Бик зур рәхмәт кафе җитәкчесе Илсур Наилевичка", - дип сөйли оештыручылар.