Шушы көннәрдә узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 356 кеше булды

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Бинк" социаль-эш клубы бинасында узган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.

Чарада районның 7 предприятие хезмәткәрләре катнашты: Казметрострой завод ЖБИ, «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ, СК «Ренессанс Жизнь» ҖЧҖ, ППФ «Страхование жизни» ҖЧҖ, «АК Барс медицина» ҖЧҖ, ШЭ Исмагилов, ШЭ Зельцер.

Дәгъва кылучыларга ЖЭУ начальнигы, менеджер, консультант, иминиятләштерү буенча белгеч, шәфкать туташы, машина йөртүче, тегүче, скорняк, электрик, слесарь-сантехнигы, урам себерүче, арматурщик, формовщик, крановщик кебек белгечлекләр буенча 252 вакансия тәкъдим ителде.

Барлыгы вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 356 кеше килде, шуларның 35е алга таба эшкә урнашу өчен юллама алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International