"Өмет Яры" үзәгендә балалар рәсем күргәзмәсе оештырылган

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Менделеевск "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре рәсем конкурсы үткәрде.

Чараның максаты –өлкән яшьтәге кешеләргә карата балаларның игътибарын арттыру, кайгыртучанлык, мәрхәмәтлек һәм ихтирам хисләре формалаштыру.

Чара барышында белгечләр бәйрәм турында әңгәмә үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International