Өлкәннәр Көне уңаеннан Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре микрорайон пенсионерлары өчен чара оештырды.
Гармун моңы астында өченче буын вәкилләре җырлар җырлады, күңел ачты.
Бәйрәм кысаларында №6 нчы урта мәктәп укучылары һәм социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары куллары белән ясаган открыткалар пенсионерларга бүләк итте.