“Шатлык” приютында экологик сәгать узды

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

 Питрәч  «Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре  Апакимова Р.Х. белән экологик тәрбия бирү буенча «Аңларга, бәяләргә, сакларга» дип аталган кызыклы дәрес үткәрделәр.

Әлеге дәреснең максаты– балаларның алдагы дәресләрдә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү. Дәрес барышында тәрбияләнүчеләрнең белем дәрәҗәләренен нәтиҗәсе куренде. Дәреснең беренче өлеше  әңгәмә формасында узды, безнең тормышыбызда табигатьнең нинди роль уйнавы,безнең хисләребезгә ничек тәэсир итүе, табигатебезнең матурлыгын  саклар өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләште. Дәрес уңай халәттә узды. Соңыннан табигатебезне саклар өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында фикер алыштылар, үтелгән дәрескә кызыксыну уяттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International