Лениногорск «Исток-Башлангыч» үзәгендә инвалид балалар өчен чара үткән

2014 елның 5 декабре, җомга
Лениногорск «Исток-Башлангыч» үзәгендә инвалид балалар өчен  "Толерантлык сәгате" дигән чара үткән. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәм "Волонтер"  добоволец үзәге  волонтерлары уздырган. 
Чара барышында  балалар һәм аларның әти-әниләре  1982 елда Австралиядә кулсыз-аяксыз хәлдә туса да , икътисадый белем алып, гаиләсен булдырган, дөнья буйлап йөреп, көчле булу турында лекцияләр укучы Ник Вучича турында фильм карап алганнар.  Аннан соң балалар "Үзеңнең исемеңне ата" дигән күнегү дә эшләгәннәр.
Чара ахырында чәй эчү оештырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International