Менделееевскийның “Берег Надежды” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре өлкәннәр һәм инвалидлар өчен анималотерапия буенча дәрес уздырдылар.
Балалар мәнфәгатьләрендәге Республика стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ балигъ булмаганнар өчен "Радуга желаний" дигән дәрес уздырылды.
Буаның "Гармония" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Җиңүнең якын йөзләре" акциясе кысаларында чара уздырды.
Чирмешәннең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тантаналы рәвештә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" дигән акция оештырдылар. Бәйрәмдә аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбия алучы балалрга ярдәм күрсәтелде.
Бөгелмәнең “Салават купере” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге карамагында торучы балалар “Спасатели” мультфильмын карарга бардылар.
Бүген Яр Чаллының “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре җинаятьләр һәм хокук бозуларны булдырмау өчен ташландык материалдан иң яхшы комтюм дигән конкурс оештырдылар.
Бүген Баулы шәһәрендә Әлмәт, Азнакай, Саба, Алабуга, Түбән Кама, Тәтеш, Мамадыш, Ютазы, Баулы һәм Кукмара районнарыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында җиңел атлетика буенча чемпионат узды.
28 августта 14:00 сәгатьтә КидСпейс балалар шәһәрчегендә “Рәхмәт көне” чарасы узачак. Бу чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашачак.
Бүген Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Азнакай” шифаханәсендә ял итүче балаларны үзләренә кунакка чакырдылар. Үзәк белгече балаларны профессияләр иле белән таныштырды, шәһәр һәм райондагы актуаль профессияләр, киләчәктәге профессияне аңлап, дөрес итеп сайлау кирәклеге турында әңгәмә алып барды.