Бүген Баулы шәһәрендә Әлмәт, Азнакай, Саба, Алабуга, Түбән Кама, Тәтеш, Мамадыш, Ютазы, Баулы һәм Кукмара районнарыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында җиңел атлетика буенча чемпионат узды.
Чарада катнашучылар ядра ыргыту, сикерү, йөгерү ярышлары буенча көч сынашты.
Баулының "Милосердие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре әлеге чараны оештыруда хезмәттәшлек күрсәттеләр.