Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә профориентацион чара булып узды

2015 елның 21 августы, җомга

Бүген Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Азнакай” шифаханәсендә ял итүче балаларны үзләренә кунакка чакырдылар.

Үзәк белгече балаларны профессияләр иле белән таныштырды, шәһәр һәм райондагы актуаль профессияләр,  киләчәктәге профессияне аңлап, дөрес итеп сайлау кирәклеге турында әңгәмә алып барды.

Балалар белән эшче профессияләр буенча белемнәрен тикшерүгә юнәлдерелгән кызыклы уеннар, конкурслар үткәрелде. Профориентацион чарада 8 яшьтән 14 яшькә кадәрге 34 бала  катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International