Быел өлкәннәр декадасы кысаларында Министрлыклар һәм ведомствалар тарафаннан бик күп чаралар оештырылачак. Беренче чиратта, өлкәннәр көнендә Республиканың һәр почмагында әби-бабайларга район (шәһәр) башлыклары тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырачак.
Өлкәннәр декадасында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарында "кайнар линия" телефоннары эшли башлаячак.
Бүген "Биләр Палас"та норвегия тәҗрибәсен өйрәнүгә һәм гамәли эшчәнлекне камилләштерү өчен мәгълүмат алмашуга багышланган чара узачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.