Шушы көннәрдә наркоманияне профилактикалау программасы кысаларында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Сәламәт яшәү рәвеше – тормышның төп шарты" дигән психологик дәресе үткәрелде.
Шәһәрнең наркология диспансерыннан психиатр-нарколог Гүзәл Мортазина белгеч буларак чарага чакырылган иде. Әлеге дәреснең максаты наркобәйлелекне кисәтүдән, балигъ булмаганнарда хәмергә бәйлелекне булдырмаудан, сәламәт яшәү рәвешен формалаштырудан гыйбарәт.