Бүген "Биләр Палас"та норвегия тәҗрибәсен өйрәнүгә һәм гамәли эшчәнлекне камилләштерү өчен мәгълүмат алмашуга багышланган чара узачак.
Әлеге чарада Россия һәм Норвегиянең халыкны эш белән тәэмин итү өлкәләрендә эшләүче белгечләр катнашачак. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе Элмира Зарипова Татарстанда башкарылган эш буенча чыгыш тәкъдим итәчәк.