ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2016 ел
җомга

Бүген Алабугада социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. 


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында Казан предприятиесе хезмәт хакы бурычларын кайтарды. 

2006нчы елның 24нче июлендә чыккан “Аеруча социаль яклауга мохтаҗ булган инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” 60нчы номерлы закон һәм ТР Министралар Кабинеты тарафыннан 2007нче елның 4нче маенда кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннары квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында” 170нче номерлы карар нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен оешмаларга квота билгеләнә.

Кичә Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре пластилинография буенча мастер-класс үткәрде.

"Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү" программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина Россия көненә багышланган дәрес уздырды. 

16 июнь көнне Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. 

Бүген Биектау районында Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган чара узды. 

Кичә Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшәүсмерләр өчен социаль приютында социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәрне белән котладылар.

Кичә Теләченең "Родник"  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Җиде таҗлы чәчәк" программасының йомгаклау дәресен уздырды. 

Шушы көннәрдә Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, "Тату гаилә" компенсацияләү төрендәге балалар бакчасы, Зәйнең урта гомуми белем бирү мәктәбе белгечләре күрү буенча инвалидлар өчен Мөселман үзәге каршындагы "Ярдәм" хәйрия фондында булып кайтты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International