Башлангыч сыйныф укучылары өчен мастер-класс Баулының "Шәфкать" үзгендә узды

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Кичә Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре пластилинография буенча мастер-класс үткәрде.

Әлеге чарада 25 башлангыч сыйныф укучысы катнашты. Мастер-класс балигъ булмаганнарда табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләү, шулай ук пластилин белән эшләү техникасы күнекмәләрен үстерү максаты белән узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International