"Веста" үзәге белгече патриотик тәрбия бирү кысаларында дәрес уздырды

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү" программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина Россия көненә багышланган дәрес уздырды. 

32 бала катнашкан әлеге дәрестә педагог Россиянең җиде могҗизасы турында сөйләде. Аннары Россия Федерациясе дәүләт символларына багышланган викторина узды. Актив катнашкан өчен һәрбер бала кызыксындыру бүләкләре алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International