«Гаилә кайда булса, шунда» конкурсында җиңгән «Аңлап тәрбияләү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләләр өчен дәресләр дәвам итә. Шушы көннәрдә Олы Шәмәк урта мәктәбендә «Ныклы гаилә» клубының күчмә дәресе үткәрелде.
Үз мәнфәгатьләрен яклауга мохтаҗ, менталь һәм башка төрле тайпылышлары булган инвалид балаларның һәм 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидларның ата-аналарының бөтенроссия оешмасы «Дөньяны бергә үзгәртәбез» социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның иң яхшы практикалары бөтенроссия конкурсын үткәрә.
Шушы көннәрдә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Инвалид балалар белән эшләүдә тернәкләндерү үткәрүнең нәтиҗәле коралы буларак уен алымы. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен альтернатив һәм өстәмә аралашу чаралары» темасына семинар узды. Чара үзенчәлекле балалар белән эшләүче учреждениеләр белгечләре, шулай ук ата-аналар өчен оештырылды.
Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара Даун синдромы белән авыручы кешеләр көненә багышланган күңелгә үтеп керерлек чара узды. Үзәк үз тәрбияләнүчеләрен, аларның гаиләләрен, хезмәткәрләрен мондый кешеләрне кабул итүнең, аларга ярдәм итүнең һәм һәркем өчен тигез мөмкинлекләр тәэмин итүнең мөһимлеген искә төшерү өчен җыйды.
Арча районындагы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Бөтендөнья Даун синдромы белән авыручылар көненә багышланган чара үткәрде.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова 5 нче участокта «Медиакуркынычсызлык – бүгенге дөньяда иң мөһим шарт» дигән темага чара үткәрде. Дәрестә социаль хезмәт алучылар һәм район халкы катнашты.
Лаеш районының «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында махсус хәрби операция ветераны белән чираттагы очрашу узды. Чарада социаль хезмәтләр алучылар, үзәк коллективы һәм Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең 7 сыйныф укучылары катнашты.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында язның башлануын һәм табигатьнең яңаруын гәүдәләндерүче Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова конкурс-уен программасы әзерләгән иде. Белгеч шулай ук бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләде.
Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү системасының иң яхшы хезмәткәрләрен һәм тәэмин итүчеләрен билгеләү максатларында Министрлык Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабын үткәрә.
«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Теләче үзәк район хастаханәсе белән берлектә «Гаилә» илкүләм проектын тормышка ашыру эшен уңышлы алып бара.