Түбән Камада эшсез гражданнарга эш тәкъдим итәчәкләр

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

10 июль көнне Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Эш бирүчеләр түбәндәге вакансияләр тәкъдим итәчәк: кадрлар буенча белгеч, сату офисы һәм хезмәт күрсәтү бүлеге белгече, килешүләр төзү буенча агент, кладовщик, инженер-технолог, слесарь-сантехник, микроавтобус йөртүчесе, машина йөртүче, зур йөкле автомобиль йөртүче, электр монтеры, пешекче, официант, администратор һ.б.

Моннан тыш, дәгъва кылучыларга Мәскәүдә вахта ысулы белән эш тәкъдим ителәчәк.

Чара 10.00 сәгатьтә, Түбән Кама ш., Бызова, 20а адресы буенча узачак.

Өстәмә мәгълүматны 8 (8555) 42-68-00. телефон номеры буенча алырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International