Казан федераль университетында Татарстанда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның иң яхшы тәҗрибә үрнәкләре семинары узды.
8 ноябрь көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.
2016-2017 елларга Татарстан Республикасында мохтаҗ балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү нәтиҗәле практикалар комплексын үстерү кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәт тернәкләндерү кабинетының “Чәчтараш эше” дәресе узды.
Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә. ГКЦ “Эврика” үзәгеннән педагоглар “Кәгазь пластикасы” исемендәге әниләр бәйрәменә багышланган мастер – класс үткәрде.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 7 нче ноябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 452 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 149 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% күрсәткечен тәшкил итте.
Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1110 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 17 кешегә күбрәк.
Кичә Алабуга эш белән тәэмин итү үзәгендә “Киләчәккә Билет” Алабуга муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының 7-10 сыйныф укучылары арасында иншалар бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрнең бүләкләү тантанасы узды.
Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Фирдания Абзалова һәм Татьяна Мамакова өстәмә һөнәри программасы буенча квалификацияләрен күтәрде.
"Кояшлы шәһәр" патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Һөнәрләр салават күпере" дигән рәсемнәр күргәзмәсе узды.
Татарстан Республикасы җирлегендә эшчәнлек алыр баручы эш бирүчеләр өчен методик ярдәм күрсәтү максатыннан 2018 нче елга производство календаре эшләнде. Календарьдә ай, кварталлар һәм тулаем 2018 нче елга 40, 39, 36, 35 һәм 24 сәгатьлек эш көннәре белән эш вакыты нормасы һәм 2 ял көне, 5 эш көне булган эш атнасы өчен ял һәм эш көннәре саны китерелгән.