Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1110 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 17 кешегә күбрәк.
Шулай ук, Түбән Кама, Яшел Үзән, Кама Аланы, Чистай һәм Менделеевскта эшсезләр саны арткан. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1008, 434, 331, 315 һәм 81 эшсез граждан теркәлгән.
Моның белән беррәтән, Алабугада эшсезләр саны кимелүе күзәтелә.