Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә. ГКЦ “Эврика” үзәгеннән педагоглар “Кәгазь пластикасы” исемендәге әниләр бәйрәменә багышланган мастер – класс үткәрде.
Балалар кызыксынып качы белән эшләделәр, рәсемнәр ясадылар. Авырырак бирелә торган балаларга әти – әниләр булышты. Мастер – класс азагында котлау хаты белән фотоларга төштеләр.