ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Спидка каршы көрәш көне кысаларында "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре видеолекторий үткәрделәр.

 

 

Арчадагы “Өмет чаткысы”  балаларны тернәкләндерү үзәгендә кунакта  “Укучылар сараеның  “Кояшкай” курчак театры булды. Алар балаларга   инвалидлар ункөнлеге уңаеннан “Йомры икмәк” спектаклен уйнап күрсәттеләр.

 

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 5 нче декабрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 531 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 193 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3729 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 17 кешегә азрак.

 

Кама Тамагы "Богородский рай" комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре "Социаль хезмәт күрсәтү" турында лекция оештырды.

 

 

Шушы көннәрдә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты №23 мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәпкә барды. Очрашу барышында укучылар һөнәри юнәлеш бирүче тестлар узды.

 

Кичә IT-паркта Инвалидлар Декадасы уңаеннан махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

 

4 һәм 5 декабрь көнне Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре инвалид балалар өчен өйдә күңелле бәйрәм оештырдылар.

 

 

Мәшгульлек үзәге белгечләре инвалидлар ункөнлеге уңаеннан үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар. Чарага эш эзләүче, шулай ук эшен алыштырырга теләгән һәм сәламәтлек ягыннан физик мөмкинлекләре чикле гражданнар чакырылган иде.

 

Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә актив инвалидларның кул эшләнмәләре күргәзмә оештырылган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International