Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3729 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 17 кешегә азрак.
Шулай ук, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Кама Аланы, Алабуга һәм Чистайда эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1024, 407, 330, 289 һәм 283 эшсез граждан теркәлгән.
Моның белән беррәтән, Түбән Камада 6 һәм Менделеевскта 3 кешегә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.