“Өмет чаткысында” кунаклар булды

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә кунакта  “Укучылар сараеның “Кояшкай” курчак театры булды. Алар балаларга   инвалидлар ункөнлеге уңаеннан “Йомры икмәк” спектаклен уйнап күрсәттеләр.

Спектакльнең бизәлеше бик матур иде. Ул яңача куелышта барды, залда Яңа ел рухы хөкем сөрде. Балалар һәр персонажны кызыксынып күзәттеләр, алкышларны жәлләмәделәр. Низамиева Джамиля  Исрафиловна  җитәкчелегендәге  кечкенә “артистлар” бик тырышып әзерләнгәннәр. Спектакль балаларга бик ошады, күңелле музыка яңгырап торды. Һәркем спектакльдән   күтәренке кәеф белән таралышты.  Ахырдан балалар  “ артистлар” белән бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International