Кичә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Әлмәт, Ютазы һәм Азнакай районнарында гражданнарны кабул итү үткәрде.
Республикада беренче тапкыр минималь хезмәт хакы минималь куллану бюджетына тигезләшә, дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры.
Бүген Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә коллектив җыелышы узды, аның барышында директор Елена Ахмеджанова 2017 елның нәтиҗәләре турында сөйләп узды.
Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кечкенәләр һәм өлкән мәктәп төркеме психологы Римма Садыйкова тәмәке тартуны профилактикалау буенча дәрес үткәрде.
“Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Галимҗанова Л.М. “Сәламәтлек көне” дигән тема астында хәрәкәтле уеннар буенча ярыш үткәрде.
Балигъ булмаганнар арасында җәбер-золымны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең психологы Наталья Емельянова 8 нче социаль участогында «Куркынычсыз киләчәк» дигән дәрес үткәрде.
Шушы көннәрдә Яр Чаллы «Ышаныч» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль ярдәм алучы Вадим Кизим туган көнен билгеләп үтте
Кичә Менделеевск эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүче көне узган.
2018 елның 23 нче гыйнварында Балтач районы социаль яклау булегендә «Ачык ишекләр көне” булды.
«Гармония» клуб эшчәнлеге кысаларында «Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Венера Янышева социаль хезмәт алучылар белән тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрде.