2018 елның 23 нче гыйнварында Балтач районы социаль яклау булегендә «Ачык ишекләр көне” булды.
Социаль яклау булеге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү “Наз” үзәге, матди ярдәм күрсәтү үзәгенең № 13 филиалы һәм эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре килгән кунакларны үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Һәрбер белгеч үзенең әшчәнлеге турында буклетлар, “Наз хәбәрләре” гәҗитен таратты. Ачык ишекләр көнендә 100 дән артык, төрле категориядәге кешеләр килде.