«Веста» үзәге психологы профилактик юнәлешле чара үткәрде

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Балигъ булмаганнар арасында җәбер-золымны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең психологы Наталья Емельянова 8 нче социаль участогында «Куркынычсыз киләчәк» дигән дәрес үткәрде.

Дәрес башында психолог яшүсмерләргә начар сайтлар турында сөйләде. Аннары балалар берничә күнегүләр башкарды.

Компьютер ярдәмче булсын өчен, очрашу ахырында психолог белешмәлекләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International