Татарстан Республикасы район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан туган беренче балага түләүләр белән бәйле гаризалар бирү дәвам итә. Булган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның туу белән бәйле рәвештә 11 февралендә беренче бала айлык акчалата түләүләр республикада 51 кешегә билгеләнгән.
Бүген Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә районда һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл оештырылды. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте, мәгариф идарәсе, «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Зәй политехник колледжы һәм үзәк китапханә вәкилләре 2018 елда Зәй муниципаль районында «PROFF навигатор» ярдәмче программасы кысаларында чаралар планын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше Стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла.
Агымдагы елның 12 февралендә 25 эшсез бөгелмәлеләр «ЭВМ операторы», «Электрогазосварщик», «Бухгалтер» һөнәре буенча укуларга кереште.
Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2017 елдан «Фелтинг» практикалштырыла. Бу махсус бәйләм техникасы.
16 февраль көнне Яшел Үзәндә уку һәм буш эш урыннары ярминкәсе булачак.
Кичә «Тылсым» комплекслы үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү һәм «Мастер Профи» ҖЧҖ белгечләре белән берлектә һөнәр сайлауга юнәлдерелгән тренинглар үткәрде. Чара 1 нче һәм 4-нче номерлы мәктәпләрендә үткәрелде.
Лев Толстойның 190-еллык юбилее алдыннан Аксубай «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты бөек язучыны искә алды.
«Балачак күз яшеннән башка» клуб эшчәнлеге кысаларында Апас «Рассвет» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе психологы «йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Тәрбияче Анжелика Пушкова янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча профилактик әңгәмә үткәрде.