Лев Толстойның 190-еллык юбилее алдыннан Аксубай «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты бөек язучыны искә алды.
Истәлекле дата белән бәйле рәвештә, «Лев Толстой – балаларга» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, балалар рәсем конкурсы үткәрелде һәм Лев Толстойның тормыш һәм иҗатына багышланган презентация әзерләнде.