ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Кичә Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгендә татар гимназиясе 7-8 сыйныф укучылар өчен сыйныфтан тыш чара үткәрелде.

 

 

Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә  19нчы февральдә  2017нче ел нәтиҗәләре буенча гомуми җыелыш узды.

 

 «Шатлык» халыкка социаль ярдәм крсәтү үзәге, өйдә социаль ярдәм курсәтү белгечләре 20 февральдә Түбән Биш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары  Бөек Ватан сугышы ветераны Ермолаев Лев Яковлевич  белән очраштылар. Лев Яковлевичны балалар өендэ зурладылар. Укучылар ветеран сугышчы  алдында  Ватан, туган ил,  турында шигырьләр сөйләделәр, жырлар башкарлылар. Ветеран сугышчы  узенең тормыш юлы турында сөйләде. Балалар ветеран белән җылы әңгәмә кордылар.  Лев Яковлевич та үзенең бүгенге хәле, тормышы, сугыш истәлекләре белән бик теләп уртаклашты. Балалар сугыш ветеранының һәр сүзен  йотлыгып тыңладылар. Кыз һәм малайларны тырышып укырга, ата-аналарны хөрмәт итәргә, өлкән яшьтәгеләргә карата игелекле булырга чакырды  Бөек Ватан сугышы ветераны. Әлеге очрашудан һәркем канәгать булды.

 

 

Патриотик тәрбия бирү эше кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Алия Малякова №1 социаль участогында чара үткәрде.

 

Россия Армиясеның 100 еллыгы уңаеннан Олы Кавал авыл җирлегендә торучы Бөек Ватан сугышы ветераны, инвалид «Өмет» үзәге карамагындагы Әгъзәм Зиганшевичны бәйрәм белән котладылар.

 

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Аксубай«Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр Әфган сугышында катнашкан Гөмәр Хәйруллин белән очрашты.

 

Батырлык бәйрәме алдыннан "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Гүзәл Сиразетдинова белән яраткан әтиләре һәм бабайларына бүләкләр әзерләде.

 

Бүген Әлмәт муниципаль районында гаиләсен тапкан Наҗия Мәҗитовага 81 яшь тулды.

 

19 февраль көнне Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазифаларын башкаручы Наталья Казанова 2017 елда мөмкинлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштыру эш нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.

 

Республика программасы кысаларында Яр Чаллының «Асылташ» үзәгендә тәрбияләнүче балалар «Альба Авис» теш клиникасында булдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International