Кичә Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгендә татар гимназиясе 7-8 сыйныф укучылар өчен сыйныфтан тыш чара үткәрелде.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре балалар белән кирәкле һөнәрләр, белем алу, һөнәр сайлау схемасы мәсьәләсе буенча диспут үткәрделәр.
Гамәли өлешендә балалар һөнәри юнәлештәге тест яздылар.