“Игелек кылучы буын” акциясе

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

 «Шатлык» халыкка социаль ярдәм крсәтү үзәге, өйдә социаль ярдәм курсәтү белгечләре 20 февральдә Түбән Биш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары  Бөек Ватан сугышы ветераны Ермолаев Лев Яковлевич  белән очраштылар. Лев Яковлевичны балалар өендэ зурладылар. Укучылар ветеран сугышчы  алдында  Ватан, туган ил,  турында шигырьләр сөйләделәр, жырлар башкарлылар. Ветеран сугышчы  узенең тормыш юлы турында сөйләде. Балалар ветеран белән җылы әңгәмә кордылар.  Лев Яковлевич та үзенең бүгенге хәле, тормышы, сугыш истәлекләре белән бик теләп уртаклашты. Балалар сугыш ветеранының һәр сүзен  йотлыгып тыңладылар. Кыз һәм малайларны тырышып укырга, ата-аналарны хөрмәт итәргә, өлкән яшьтәгеләргә карата игелекле булырга чакырды  Бөек Ватан сугышы ветераны. Әлеге очрашудан һәркем канәгать булды.

 Социаль хезмәткәр  Гөлчәчәк Гильмутдинова  оештырган очрашу бик кызыклы үтте.

Хушлашканда укучылар  ветеранга, күңелле очрашу өчен рәхмәт әйтеп,  аңа үз куллары белән ясаган буләк тапшырдылар.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International