«Язгы игелек атнасы " игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында Кукмара «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә II коррекцион группа балалары белән бергә сувенирра ясау буенча дәрес узды.
20 мартта Спас эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт хезмәте кысаларында дәрес узачак.
«PROFF-навигатор» проект кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Бохара авыл мәктәбендә булып кайтты. 8-9 сыйныф укучылары өчен «Яңа вакыт - яңа һөнәр» дип аталган чара оештырылды.
2018 елнын унбишенче мартында, “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Важашур авылында яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучы белән Сайфутдинова Софья Искандир кызына “Работа с волонтерами” технологиясе буенча укучы волонтер белән ишек алдында кар чистарту оештырылды.
Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатыннан Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Сәламәтлек” клубында чираттагы очрашу оештырды.
Арт-терапия социаль технологиясе буенча бүген 15 март көнне Минзәлә картлар йортында район китапханәсе хезмәткәрләре – волонтерлар Әхмәтханова Римма белән Бочкарева Мария “Йөрәгеңә яхшылык сыендыр” исемле әдәби-шигъри кичә үткәрделәр. Алар яхшы эшләр, гамәлләр турында хикәяләр сөйләделәр, барлык катнашучыларга да рус һәм татар телләрендә китаплар өләштеләр.
Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты янә кунакларны каршы ала. Лучовский мәдәният йорты иҗат коллективы музыкаль язгы бәйрәм оештырды.
«Язгы игелеклелек атнасы» акциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Хайбулова Р. Г. табиб А. Шишонин методикасы буенча «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» дигән темага гимнастика үткәрде.
Яшел Үзән муниципаль районы социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты урынбасары җитәкчесе Гүзәлия Нуриева инициативасы буенча “Ышаныч” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды. Чарада халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлеге белгечләре катнашты.
Язгы шәфкатьлелек атналыгы кысаларында Чистай«Юлдаш» интернат-йорт карамагындагылар Чистай епархиясе иерее Никол Андриевский белән очрашты.